Авторизация на сайте

нафкать нигматуллин все песни слушать

Узсын эле узган гомер Нафкать Нигматуллин КРАСИВО ПОЁТ ...

Рейтинг: 0

Певец: Нафкать Нигматуллин

Песня: Узсын эле узган гомер

Длина файла: 04:05

Дата добавления: 2016-01-20

Текст просмотрен: 1078

Скачать

Другие песни этого певца Нафкать Нигматуллин
Текст песни:

Без бу җиргә ике килмәгәнбез,
Һәрберебез бердәнбер генә.
Мәхәббәтнең үзе шикелле без,
Самими дә, саф та, серле дә.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Үкенмәек гомер узганына,
Үтсә үтсен яшьлек еллары.
Безнең гомер авыр булса булды,
Үкенерлек гомер булмады.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Үткән көннәр күптән үткән инде,
Ә киләчәк тора күз терәп.
Безнең бәхет — нәкъ бүгенге көндә,
Нәкъ бүгенге көнгә без кирәк.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге гомер үкенечкә
Калмасын әле.

Фильмы
Нафкат Нигматуллин Уткэннэрдэн калган ярам син,...
Комментарии (0)
Добавить коментарий



Код безопасности: